28/01/2026
Татарстанда 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр 30-60 миллиметр һәм аннан да күбрәк кар яварга мөмкин. Бу айлык нормадан күбрәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Метеорологлар аңлатканча, бу көннәрдә республикада, шул исәптән Казанда, һава торышы шартларын актив фронталь бүлекләр билгеләячәк. Төбәк территориясендә вакыт-вакыт уртача һәм көчле кар явачак. Шулай ук буран һәм күрү мөмкинлеге сизелерлек начараю, секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил, бозлавык фаразлана. Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык барлыкка киләчәк. Һава торышы шартлары начараю сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларны шәхси автомобильләрендә торак пунктлардан читкә чыкмаска чакырды https://t.me/+IZlhJ7BUEHU5Mjky https://vk.ru/club216846288

Татарстанда 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр 30-60 миллиметр һәм аннан да күбрәк кар яварга мөмкин. Бу айлык нормадан күбрәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Метеорологлар аңлатканча, бу көннәрдә республикада, шул исәптән Казанда, һава торышы шартларын актив фронталь бүлекләр билгеләячәк.

Төбәк территориясендә вакыт-вакыт уртача һәм көчле кар явачак. Шулай ук буран һәм күрү мөмкинлеге сизелерлек начараю, секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил, бозлавык фаразлана. Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.

Һава торышы шартлары начараю сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларны шәхси автомобильләрендә торак пунктлардан читкә чыкмаска чакырды

https://t.me/+IZlhJ7BUEHU5Mjky

https://vk.ru/club216846288