28/02/2026
Бүгенге көндә тимгелле болан районыбызның бер авылында яши. Аңа кышны исән-сау чыгар өчен махсус урында да табылган. Кыргый хайванны карап, аны ашатып, тәрбияләп торган хуҗа кеше белән дә очрашып кайтырга уйладык. Баштарак кыргый хайванны куркытмасыннар өчен үзләре турында белдертәселәре дә килмәде аларның. Чыннан да, төрле кеше бар, читтән генә күзәтсәләр бер хәл, теләсә нәрсә ашатырга, этләр белән дә куркытырга мөмкиннәр бит “урман кунагын”. Рәхмәт гозеремә каршы килмәделәр. Урамда 31-32 градус суык булган вакытта, кичке якта ярдәм эзләп авылга килеп керә ул. Урамда куркып басып торган тимгелле боланны күреп алып, Газыйм абыйга хәбәр итәләр. Ни дисәң дә, аучы кеше кыргый хайваннар турында яхшы хәбәрдар. Кичке якта аның кайсы якка китүен карап кала да, икенче көнне генә аны эзли чыга. — Кичтән куркытып йөрисем килмәде, иртәгесе көнне болынга төштем, эзе юк. Яхшылап карасам, андагы иске бина янындагы карны казыганда, шунда кереп йоклаган, мөгезе генә күренеп тора. Димәк, кеше янына юкка гына килмәгән инде, дип уйладым. Шул көнне ашарына печән алып төштем, йоклаган урынына җитәрәк куйдым, ун метрга китерде, курыкмады. Аннары елга печәнен алып төшеп, бина эченә куеп калдырдам. Икенче көнне кабат төшеп карадым, күренми. Эзе дә күренми, кая китте икән дип яхшылап карасам, күзен мөлдерәтеп бина эченнән карап тора, — дип елмая Газыйм абый. Ни генә булмасын, быелгы кар күп булган кышта, тимгелле боланы кабат ярдәм эзләп безнең якка килеп чыккан. Һәркайсыбыз яхшы хәтерли, моннан ике ел элек безнең якта яшәп киткән боланны да Әтнә халкы кыш буе тәрбияләде. Ашарына китерде. Яз көне биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән үзе яшәгән мохиткә җибәрелде. https://vk.ru/atnyatany
Бүгенге көндә тимгелле болан районыбызның бер авылында яши. Аңа кышны исән-сау чыгар өчен махсус уры…